ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Татарстанда йорт хайваннарына да «ашыгыч ярдәм» машинасы киләчәк

9 ноябрь 2017, 11:57

48 мобиль ветеринария пункты үзәктән еракта урнашкан авылларга хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яңа елда Татарстан ветеринария хезмәте 48 мобиль ветеринария пунктына ия булачак. Алар стационар участок ветеринария пунктлары булмаган авылларда йорт хайваннарына хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев.

«Республика тендерында «АвтоТрейд» ширкәте компаниясе җиңеп чыкты. Күчмә ветеринария пунктлары тиздән кайтып җитәр дип өметләнәм. Алар тагылмалы «УАЗ-буханка» автомобильләре булачак. Мобиль бригадалар үзәктән еракта урнашкан зур булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтәчәк», – дип искәртте ул.

Республиканың барлык муниципаль районнарына, республика ветеринария станциясенә, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре ветеринария берләшмәләренә шундый 48 автомобиль озатылачак. Тиешле җиһазлар урнаштырылган бер мобиль пунктның бәясе 2 миллион сум тирәсе тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр