ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Җәмгыять

Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан

9 ноябрь 2017, 10:52

Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатыла.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итеп, интернет-сайтларның берсендә автомобиль сатылуы турында бер игъланга юлыгуын әйтә. Сатучы белән элемтәгә кереп, ул әлеге машинаны сатып алырга теләге барлыгын белдерә. Килешү шартлары буенча, ул аның банк счетына 440 мең сум акча күчерә. Шуннан соң аферист элемтәгә чыгудан туктый.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатыла. Аферистларның абонент номерлары Тула өлкәсендә теркәлүе ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр