ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты
Суд Махачкала мэрын ун тәүлеккә сак астына алды

Икътисад

Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин

9 ноябрь 2017, 10:21 , Фото: kpcdn.net

Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин Тозның продукция ташу өчен вагоннар җитмәү сәбәпле кыйммәтләнүе ихтимал.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин. «Известия» порталы «Руспродсоюз»га сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

«Руспродсоюз»ның дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Алексей Тюник белдергәнчә, хәрәкәттәге состав һәм вагоннарга кытлык күзәтелгәнлектән, тоз чыгаручылар продукцияне сәүдә оешмаларына азрак күләмдә төяп җибәрә.

Россия тимер юллары оешмасында әлеге проблемадан хәбәрдар булуларын белдерделәр, әмма вагоннар ашамлык тозын түгел, ә техник тозны төяп озатырга җитмәвен искәрттеләр.

Тюник шулай ук узган айда техник тозның күпләп сату бәясе 10 процентка кыйммәтләнүе хакында хәбәр итте.

«Соль Руси» җәмгыяте президенты Станислав Черкасов фикеренчә, ел ахырына Россиядә чыгарыла торган тозның бәясе – 5, ә читтән кертелүче «Экстра» классындагы тозның хакы 10 процентка диярлек артырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр