ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Фән һәм мәгариф

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты быел мобиль кушымта форматында эшли

8 ноябрь 2017, 18:45 , Фото: Султан Исхаков

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты быел мобиль кушымта форматында эшли Агымдагы уку елы нәтиҗәләре буенча, 4 ел дәвамында мәдәни көндәлек проектында катнашкан беренче буын барлыкка килә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Республика мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнаша торган Татарстанның “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты быел мобиль кушымта форматында эшли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә проект җитәкчесе - «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев хәбәр итте.

Пресс-конференция

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова искәрткәнчә, проект беренче тапкыр 2014 елда - Россиядә Мәдәният елында гамәлгә ашырылган. Ул вакытта анда 40 мең беренче сыйныф укучысы катнашкан. Әмма киләсе елда проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башлангыч 4 сыйныфка да кертелде.

“2017-2018 уку елында без кабаттан “Мәдәни көндәлекләр” тараттык. Хәзер 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр шундый көндәлекләр алучылар буыны барлыкка килә”, - диде Гүзәл Шәрипова.

Пресс-конференция

Өч елда башлангыч сыйныфта укучы 370 меңгә якын бала проектта катнашты. Бу чорда 61 мең укучы республика музейларында, 171 мең чамасы бала мәдәни-күңел ачу үзәкләрендә, 250 меңнән артыгы китапханәләрдә булган. Проект кысаларында муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләрендә 2,5 мең чамасы конкурс үткәрелгән, аларда 138 мең 805 укучы катнашкан.

“Укучының мәдәни көндәлеге” рус һәм татар телләрендә чыгарыла. Моннан тыш, шундый сайт та эшли.

Пресс-конференция

Проектның мобиль төре эшли башлауга, мобиль чаралардан кулланучылар барлык мәгълүматка да ия булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр