ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Әтнә районының Чембулат авылында котыру авыруы табылган

8 ноябрь 2017, 22:00

Әтнә районының Чембулат авылында котыру авыруы табылган Әлегә урамда карантин игълан ителде.

(Әтнә, 8 ноябрь, “Татар–информ”, “Әтнә таңы”). Соңгы мәгълүматларга караганда, Чембулат авылында котыру авыруы теркәлгән, дип яза җирле матбугат.

Бу хакта беренче чиратта Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе Марат Сабирҗановтан сораштык.

– Булды андый хәл. Чыганагы песи булган дигән фикергә килдек, – диде ул.

Бу хәл буенча районның ветстанция җитәкчесе Рөстәм Һашимов та аңлатма бирде.

– Котыру авыруы авылның кечкенә генә бер урамында теркәлде. Әлегә урамда карантин игълан ителде. Бу урамдагы терлекләргә укол кададык, ә песинең авыру булуы лаборатория тикшеренүләре аша расланды, – диде ул.

Җитәкчедән авыруның песигә ничек иярүен дә сораштык. Аның җавабы күпләр өчен яңалык булыр, мөгаен.

– Авыруны төп таратучының берсе – тычкан. Песи авыру тычкан тотып йоктырган, күрәсең, –ди баш мал табибы.

Авыру чыганагы табылып карантин игълан ителгәннән соң, билгеле бер вакыт узарга тиеш, ул шуннан соң гына Татарстан Президенты Указы нигезендә бетереләчәк. Шарты – котыру авыруының соңгы очрагыннан соң 2 ай вакыт узарга тиеш. Әлегә көтәргә кала... – диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр