ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Сәясәт

Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауларында хастаханәләрдә тавыш бирү механизмын эшли

8 ноябрь 2017, 13:19

Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауларында хастаханәләрдә тавыш бирү механизмын эшли Статистика буенча, һәр көнне хастаханәләрдә булучы гражданнар 1 миллионнан да ким түгел.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ”). Үзәк сайлау комиссиясе төбәк сайлау комиссияләре белән берлектә 2018 елның мартында Россия Президенты сайлаулары вакытында хастаханәләрдә булган медицина персоналы һәм авыру гражданнар өчен тавыш бирү механизмын эшли. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

“Бу – сайлаучыларның шактый зур резервы. Статистика буенча, һәр көнне хастаханәләрдә булучы гражданнар саны 1 миллионнан да ким түгел. Тагын 30 процентлап хезмәт күрсәтелүче персонал – 300 мең тирәсе табиб, шәфкать туташлары, башкалар да бар. Димәк, барысы 1,5 миллионга якын", – дигән ул Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.

Ул, вакытлыча сайлау участогы булдырып, пациентлар һәм хезмәткәрләргә гариза яздырып, анда тавыш бирүгә мөмкинлек тудырырга кирәклеген билгеләп үткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр