ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Фән һәм мәгариф

Энгель Фәттахов: Татарстанда рус телен өйрәнү буенча аерым сораулар юк

8 ноябрь 2017, 11:24

Энгель Фәттахов: Татарстанда рус телен өйрәнү буенча аерым сораулар юк Вице-премьер сүзләренчә, республикада һәр бала бакчадан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килә.

(Казань, 8 ноябь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда рус телен өйрәнүдә төбәккә генә хас булган аерымлык юк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча чыгышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.

Вице-премьер сүзләренчә, республикада һәр бала мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килүен билгеләп үтте.

“Аның өчен махсус методика һәм кадрлар белән эшләүдә шартлар тудырылган. Рус телен кече яшьтән өйрәнүдә бездәге өстенлекле булган рус мохите ярдәм итә. Безнең укучылар Россия дәүләт телен бик әйбәт үзләштерә. 2017 елның рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Россия төбәкләрендәге укучыларыныкыннан югары", – дип җиткерде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр