ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Рәсми Татарстан

Татарстан Дәүләт Советы утырышында тел мәсьәләсе буенча фикер алышу бара

8 ноябрь 2017, 10:40

Татарстан Дәүләт Советы утырышында тел мәсьәләсе буенча фикер алышу бара Парламентарийлар каршында Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүген бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышы дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуга керештеләр.

Хәзерге вакытта парламентарийлар каршында Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары - Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясый. 

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Утырыш башланганда 78 депутат теркәлгән иде.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/127/


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр