ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Икътисад

Россиядә дәүләт чиге аркылы уздыру тәртибе үзгәртелде

8 ноябрь 2017, 11:05 , Фото: ria.ru

Россиядә дәүләт чиге аркылы уздыру тәртибе үзгәртелде Яңа кагыйдә нигезендә, дәүләт контроле уздыру иң күбе күпме вакыт дәвам итәргә тиешлеге күрсәтелү таләп ителә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ” ). Россиядә дәүләт чиге аркылы уздыру тәртибенә яңа кагыйдәләр өстәлде. Аның нигезендә, чикне уздырганда дәүләт контролен максималь көтү вакыты теркәлергә тиеш. Тиешле документ Россия Хөкүмәте сайтында басылган.

Хәбәрдә "кагыйдәләрдәге үзгәреш пунктларда дәүләт контроле уздырыла торган судноларга нигезсез туктап тору вакытыннан котылырга ярдәм итәчәк", дип җиткерелә.

Транспорт чаралары, товарлар һәм хайваннар өчен максималь көтү вакыты җирле шартлар нигезендә билгеләнергә тиеш.

Искәртеп үтик, элек үткәрү пунктларында дәүләт контроле узу вакытының озынлыгы гына билгеләнергә тиеш иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр