ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Авыл

Азнакайда терлекчелек буенча чираттагы семинар узды

8 ноябрь 2017, 03:00

Азнакайда терлекчелек буенча чираттагы семинар узды Семинарның икенче өлеше Ирекле авылында, районның иң алдынгы дип саналган Илзирә һәм Илшат Габидуллиннар гаилә фермасында үтте.

(Азнакай, 7 ноябрь, "Татар-информ",  “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакайда терлекчелек буенча чираттагы семинар “Престиж Агро-Чалпы” җәмгыятендә узды, дип яза җирле басма.

Авырлыклар кичергән булса да, әлеге хуҗалык акрынлап аякка басып килә. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Фәсхетдинов бердәм терлекчеләр коллективын туплый башлаган. Биредә тәртип тә урнашып килә: кояшта ялтырап торган яшел түбәле, реконструкция үткән, һәр яктан биек койма белән әйләндереп алынган ферма биналары әллә каян күзгә ташлана. Терлекчелекне үстерү өчен биредә шартлар бар. Тиздән сафка басарга тиешле яңа машина-трактор ремонтлау бинасы да киләчәккә ышанычны арттыра. Тырышканда акрынлап техникасы да яңартылыр хуҗалыкның. Авылда әле эшлисе эшләр, хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап.

Семинарның икенче өлеше Ирекле авылында, районның иң алдынгы дип саналган Илзирә һәм Илшат Габидуллиннар гаилә фермасында үтте. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк! Биредә 200гә якын баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 63е – савым сыерлары. Көнлек савым тоннадан артык булса, кышлату чорында хуҗалар һәр сыердан 20 килограмм сөт алалар. Димәк, биредә югары күләмдә продукция җитештерү өчен бөтен шартлар да үтәлә. Эш тәртибен белү, икътисад сорауларын акыллы хәл итү тора-бара хезмәт нәтиҗәсен дә күрергә, тотылган чыгымнарны капларга мөмкинлек биргән. “Үзебез өчен тырышабыз”, – диләр, чыгышы белән терлекчеләр нәселеннән Габидуллиннар гаиләсе. 2015нче елда алар “Иң яхшы гаилә фермасы” республика бәйгесендә җиңү яулаган.

Терлекчелек тармагының көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге хуҗалыктан өлге алып, тәҗрибә алышып, бердәм эшләргә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр