ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Татарстанда һава торышы бозыла
Актриса Нина Дорошина вафат

Фән һәм мәгариф

Японнар Чаллыдан "акыллы комлык" интерактив өстәлен алалар

8 ноябрь 2017, 08:00

Японнар Чаллыдан Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000нән артык балалар бакчасында файдаланалар.

(Чаллы, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Сүз шәһәребезнең "Балаларга инновацияләр" компаниясе уйлап чыгарган "акыллы комлык" интерактив өстәле хакында бара. Японнар аны Екатеринбург шәһәрендә узган "Иннопорм" халыкара күргәзмәсендә күрәләр.

Дәресләргә кертелгән биремнәр, японнар өчен махсус тәрҗемә ителгән. Әлеге "акыллы комлыклар" агымдагы ел тәмамланганчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган белем бирү үзәкләренә куелачак, дип фаразлана.

Хәзерге вакытта Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000 нән артык балалар бакчасында файдаланалар. Аларны Азия һәм Европа базарларына чыгару турында сөйләшүләр алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10