ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Авыл

Саба районы Сатыш авылында яшәүче ветеринар 35 ел гомерен малларга багышлаган

8 ноябрь 2017, 05:00

Саба районы Сатыш авылында яшәүче ветеринар 35 ел гомерен малларга багышлаган Ярдәмчесе Илнур Мәсгутов белән икесенә бергә 11 авыл һәм 3 хуҗалыктагы терлекләргә профилактика үткәрәләр.

(Саба, 8 ноябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары"  Зәмирә Сәмигуллина). Саба районы Сатыш авылында яшәүче Якуп Габделбарый улын белмәгән кеше сирәктер. 35 ел гомерен малларга багышлаган табиб белән “Сатыш” җәмгыятенең бозаулар торагында очраштык, дип яза җирле басма.

“Бу торакны заманында, җитмешенче елларда әти белән әни төзегән. Әти бик оста балта остасы иде, кирпеч эшенә дә кулы ятып торды, түбә япты, тәрәзә борыслары ясады. Бик гади яшәделәр, заманына күрә авыр булса да, без – өч балага да югары белем биргәннәр”, – дип, иң элек әти-⁠әнисен зурлап искә алды ул.

Мәктәп тәмамлагач, авылда терлекләр дә карый егет. “Мин кечкенә чакта өч ел рәттән сыерыбыз үлде. Әниләр бик кайгырды, ярдәм итәсем килгәндер инде, их, дәваласаң иде шушы малларны, дип хыяллана идем”, – дип сөйли Якуп Мөхәммәтгалиев. Хыялын тормышка ашырырга, Хатыйп абыйсы үрнәгендә 1977-1982 елларда Казан ветеринария институтында укый. Мал табибы белгечлеге алып чыккач, хезмәт юлын 1982 елда “Марс” колхозында башлый. 1986 елда Теләче ветеринария берләшмәсендә, биш елдан соң Сатыш участогында мөдир вазыйфасына билгеләнә.

“Эшли башлагач та, беренче максатым – мал-туарны дәвалау булса, икенчесе мал табибы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрәсем килде. Элек мал табибын тәкә печеп, аракы эчеп йөрүчеләр генә дип уйлыйлар иде. Укып бетереп, туган авылыма кайтып, аек табиб булачакмын, дип максат куйдым һәм ирештем дә. Шунсына сөенәм, хәзерге мал табиблары арасында аракы эчеп кеше көлдереп йөрүчеләр юк, – ди Якуп абый. Ярдәмчел, кече күңелле, мал җанлы ир-егетнең шуңа да йөрәк әрнегән. Бер караганда ияләнгән, гади генә әйбер кебек. Әмма мал җанлы, терлекләрне олылап карый белгән табиб исерек хәлдә мал янына килүчеләргә битараф кала алмаган. 2000 елда ветеринария өлкәсендәге хезмәтләре өчен ветеринария идарәсе башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә ул. Сигез елдан соң “Россия Федерациясенең атказанган мал табибы” исеме бирелә. –Үз эшеңнән чирканмаска, күңел биреп эшләргә кирәк, – дип гади генә аңлата Якуп Мөхәммәтгалиев зур дәрәҗәле исемнәр алуының серен. Саваплы хезмәттә узган аның гомере. Мал-туар кайсы җире, ничек итеп авыртканын аңлатып бирә алмый. Монда инде табибның тәҗрибәсе, тоемлый белүе ярдәм итә. Диагноз куйганда дәвалау чаралары билгеләүдә ялгышмый Якуп Габделбарый улы. Тоемлау дигәннән, элек буазлыкны да мал табибларының сизгер куллары билгеләде. “Буазлыкны ике айлык вакытта ук билгели идем, ялгышсаң сыерның хуҗасы сине кичермәячәк, чөнки ул бозаусыз кала”, – дип эшенең җаваплылыгын аңлата табиб. Әле алай гынамы, кайчакта карындагы бозауны җайларга, бозаулау вакытында ярдәм итәргә дә туры килә. Хәзер шартлар башкача: буазлыкны да УЗИ аппараты билгели, терлекләрдән кан алу, прививка ясаулар да уңайлаштырылган.

Ярдәмчесе Илнур Мәсгутов белән икесенә бергә 11 авыл һәм 3 хуҗалыктагы 4949 баш мөгезле эре терлеккә, 50ләп баш атка, 1500гә якын кәҗә һәм сарык малына ел дәвамында профилактика үткәрәләр.

–Элек шартлар юк иде бит. Ярдәм сорап шалтыратучыларга төнлә белән дә чыгып китергә туры килә иде. 200 баш малдан кан алып кайтып тапшырабыз лабораториягә, икенче көнгә шприцлары кабат кирәк. Шуны өйдә газ өстендә кайнатабыз, өйдәге суыткычта саклыйбыз, иртәнге дүрттә, маллар көтүгә кузгалганчы чыгып китәбез. Хәзер махсус җиһазланган кабинет, эш өчен бөтен шартлар бар. Мал тораклары да якты, төзек, иң мөһиме сыйфатлы азык җитәрлек, – дип сөйли мал табибы хезмәт шартларыннан канәгать булып.

Хезмәтенең уңышлары өчен гаиләдә дә аңлаулары кирәк. Ә бу яктан гаиләсе дә ярдәмчел, нык һәм ышанычлы. Тормыш иптәше Сәкинә ханым да, бер-бер артлы үскән кызлары – Сәрия, Лилия, Гөлия дә аңа һәрчак теләктәш. “Әти-әни безне ярдәмчел булырга өйрәтте”, – ди кызы Гөлия.

Сатыш, Бигәнәй, Шытсу, Юлбат һәм күрше тирә-авылларда яшәүчеләр бик рәхмәтле Якуп Габделбарый улына. Ярдәмчел, нечкә күңелле, туры сүзле Якуп абыйның гомер юллары заяга узмаган. Гозере төшкән кешеләрдән бигрәк, малкайлар рәхмәте, туганнар татулыгы, гаиләсенең тигезлеге, кыз-кияүләренең игелеге, оныклары шатлыгы бизи аның тормышын, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр