ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Икътисад

Владимир Путин йортларны өлешләп төзүдән баш тарту өчен өч ел вакыт бирде

7 ноябрь 2017, 16:44

Владимир Путин йортларны өлешләп төзүдән баш тарту өчен өч ел вакыт бирде Кремль сайтында хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм Ипотека торак кредиты агентлыгына йөкләмә басылган.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты өлешләп төзү практикасыннан тулаем баш тарту өчен өч ел вакыт биргән. Кремль сайтында хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм Ипотека торак кредиты агентлыгына йөкләмә басылган.

Документта билгеләнгәнчә,  15 декабрьгә кадәр алар гражданнарның төзелеш өчен булган банк кредиты һәм башка финанслау формаларын алмаштыру планын расларга тиешләр. Ягъни, өч елдан соң рисклар өлешчеләр җилкәсенә түгел, ә профессиональ институтларга ятачак.

Алдан хәбәр ителгәнчә, октябрь ахырында Президент хөкүмәт белән бергә узган киңәшмәдә торакны өлешәп төзүдән әкренләп проектлы финанслау механизмына күчүне йөкләгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр