ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Фән һәм мәгариф

Милли мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына кадрлар резервы формалаштырыла

7 ноябрь 2017, 12:57

Милли мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына кадрлар резервы формалаштырыла 17 октябрьдән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы вазифасын Эльвира Зарипова башкара.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт хезмәтләре сайтында эш урыннары турында мәгълүмат урнаштырды. Алар арасында әйдәп баручы белгечләр, киңәшчеләр, шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы кебек вакансияләр бар.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, хәзерге вакытта кадрлар резервы туплау белән бәйле планлы чаралар үткәрелә.

«Дәүләт гражданлык хезмәтен үстерү программасы буенча барлык төп вазифаларга кадрлар резервы формалаштырылырга тиеш. Бу – кешеләр конкурс процедурасын үтеп, җиңүче ачыкланачак һәм аны резервка кертәчәкләр дигән сүз», - дип белдерделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

«Дәүләт гражданлык хезмәте турындагы закон нигезендә, дәүләт хезмәткәренең административ ял алырга хакы бар. Төп хезмәткәр (Гөлназ Исмәгыйлева – Т-и иск.) бер ел административ ял алды, шуңа 17 октябрьдән әлеге вазифаны Эльвира Зарипова башкара», - дип өстәделәр министрлыкта.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр