ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Сәясәт

Рөстәм Хәмитов: Безнең халыклар - Россиянең ныклыгын тәэмин итә торган элементлар

6 ноябрь 2017, 15:01

Рөстәм Хәмитов: Безнең халыклар - Россиянең ныклыгын тәэмин итә торган элементлар Аның сүзләренчә, кешеләр төрле һәм бу төрлелек җәмгыятьнең бердәмлеген тагын да ныгыта.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Республика халыклары Ассамблеясе Советы һәм милләтара татулык һәм тынычлыкны ныгытуга теләктәшлек күрсәтү мәсьәләләре Советының уртак утырышында ясаган чыгышында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Россиядә яшәүче халыкларны металл эретмә белән чагыштырды.

Аның сүзләренчә, кешеләр төрле һәм бу төрлелек җәмгыятьнең бердәмлеген тагын да ныгыта.

- Мин – инженер һәм миңа бу өлкә бик якын. Тимер үзе генә - гап-гади бер металл. Әгәр ул башка химик элементлар белән кушылса, тутыкмый торган, кызуга чыдам корыч барлыкка киләчәк. Әлеге химик элементлар үзләренең ныклыгы, коррозиягә каршы тору үзлекләре белән тимерне бөтенләй башка төрле материалга әверелдерә, - дигән мисал китерде Рөстәм Хәмитов. - Җәмгыятебез дә шулай ук. Бүгенге көндә руслар ил халкының 90 проценттан артыгын тәшкил итә. Безнең халыклар - бөтен конструкциянең ныклыгын тәэмин итә торган элементлар. Һәм бу бик тә мөһим.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр