ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Путин Росгвардиягә төбәк башлыкларын саклауны йөкләргә тәкъдим итте

6 ноябрь 2017, 12:48 , Фото: Ильнар Тухбатов

Путин Росгвардиягә төбәк башлыкларын саклауны йөкләргә тәкъдим итте Президент тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты нигезендә, губернаторларны саклау хезмәте килешү буенча гына күрсәтеләчәк.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына Росгвардиягә Россия төбәкләре субъект башлыкларын саклау вәкаләтләрен бирү турындагы закон проектын кертте. Әлеге документ парламентның түбән палатасы электрон мәгълүматлар базасында дөнья күргән.

Закон проекты нигезендә, губернаторларны саклау хезмәте килешү буенча гына күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, закон проекты тарафыннан «башка затлар»ны саклау да күздә тотыла. Әлеге хезмәтләр «кагыйдә буларак, килешү нигезендә» күрсәтелергә тиеш.

Россия төбәкләре башлыкларын саклау буенча хезмәтләрнең тарифлары Хөкүмәт тарафыннан билгеләнәчәк.

Закон рәсми төстә басылып чыкканнан соң 180 көн үткәч үз көченә керер, дип көтелә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр