ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Авыл

“Һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы җиңүчеләре арасында буалы да бар

5 ноябрь 2017, 04:00

Терлекче үз номинациясендә икенче урынны алды

(Буа, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Узган шимбәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Буадагы “Дружба” агрофирмасының “Нива” бүлекчәсенең Адав-Толымбай фермасында бозаулар караучы Эльвира Архипова да бар. Терлекче үз номинациясендә икенче урынны алды, дип яза җирле басма. 

Утыз-утыз биш яшьләрдә-ге җитез хатын-кыз бозаулар алдына коры печән сала, җылы су бирә. Героебыз шушы икәнен шунда ук аңлап алдык – безне күргәч, сәнәген кырыйга куеп, бераз тәнәфес ясап алды.

– Ике көн министрлыкта кунакта булдык. Беренче көнне эшебез буенча имтихан бирдек. Иртәгәсен авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов безнең алда чыгыш ясады, тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Миңа икенче юлы ирең белән икегезне дә котларга насыйп булсын, диде, – Эльвираның конкурс турындагы тәэсирләре әле өр-яңа.

Министрның Эльвираның ире Евгенийны искә алуы да юкка түгел, чөнки ул да җир җимертеп эшли торганнардан – урак вакытында комбайнга утыра, ә инде урып-җыю сезоны беткәч, “Фендт” тракторын иярли.

Эльвира берничә ел шәһәрдә яшәгән. Күрәсең, күңеле дә, ризыгы да туган якка тарткан. Кире кайтканына бер дә үкенми. Алар тормыш иптәше Евгений белән дәүләт программасы ярдәмендә йорт та салып кергәннәр. Әти-әнисенә, әби-бабайларына куанычка өч бала да үсеп килә. Әбиләре дигәннән, бозаулар карау “җене” нәкъ алардан күчкән дә. Эльвираның үз әнисе дә, каенанасы да фермада хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнар. Килен каенанасы урынында берничә көн эшләп торган, шуннан фермада калган да.

– Казанда республика клиник дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. Монда кеше балалары булмаса да, хайванныкы, аларга да мәхәббәт, җылылык, тәрбия кирәк. Башларыннан сөя-сөя ашарга бирәм, үзләрен сәер тотсалар, температурасын үлчим, ветеринар чакырам, - ди бозаулар “хуҗабикәсе”.

Бу сүзләрне тыңлап торган ферма мөдире Газинур Җәләлов та әңгәмәбезгә кушылды.

– Эльвира караган бозауларның саны кайчакта 100дән дә артып китә. Аларга игътибарын жәлләми, шуңа да тәүлеклек артымы да яхшы, бозауларны да сау-сәламәт килеш саклап кала ала. Без аның эшеннән канәгать, – диде ул.

Конкурсларда Эльвира киләсе елларда да катнашырга уйлый. Быелгысында үз-үзенә бүләк тә ясаган, диплом, кубокка ияртеп биргән акчага кесә телефоны сатып алган. Министр бүләге дип шатланып куллана ул аны, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр