ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин тел проблемасы турында: «Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз»

3 ноябрь 2017, 14:38 , Фото: prav.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин тел проблемасы турында: «Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз» «Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк», - дип искәртте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Татарстан дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен хәл итү юлын табачак.

«Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз», - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремленә бүләкләү тантанасына җыелган татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

«Республика үсеш кичерә, актив рәвештә алга бара, әмма бу бездә проблемалар юк дигән сүз түгел. Без телләрне укыту мәсьәләсендә яңа карарлар эзлибез, - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы. - Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк. Владимир Владимирович Путин нәкъ шул турыда әйтте дә».

«Әлеге мәсьәләне хәл итү юлын табарбыз. Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында русларның – татарларга, татарларның русларга начар мөнәсәбәт күрсәтә башлавы турында мәкаләләр дөнья күрә. Безнең карар шуларга җавап булачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр