ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Сәясәт

Айрат Фәррахов: Тел мәсьәләсен хәл итү өчен билгеле бер вакыт кирәк

3 ноябрь 2017, 11:49 , Фото: Султан Исхаков

Айрат Фәррахов: Тел мәсьәләсен хәл итү өчен билгеле бер вакыт кирәк Дәүләт Думасы депутаты тел мәсьәләсе буенча вакытсыз нәтиҗәләр ясаудан тыелырга чакырды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Тел проблемасын хәл итү юллары табылачак, әмма моның өчен билгеле бер вакыт кирәк, дип саный Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов. Ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында үз фикерен белдерде.

«Минем инануымча, мәсьәләне бер көндә генә хәл итү мөмкин түгел. Моның өчен билгеле бер вакыт кирәк. Без телебез һәм милли үзенчәлегебезне нәтиҗәле саклый ала торган алымнарны яңадан карарга тиеш», - дип билгеләп үтте Фәррахов.

Депутат үз балаларына татар телен өйрәтүдә өлкәннәр – әбисе һәм бабасы ярдәм итүен әйтте. Фәррахов фикеренчә, берничә телне белү зур өстенлек булып тора, үсеп килүче буынга киләчәктә һичшиксез моның кирәге чыгачак.

«Без балага нинди дә булса чит телне, шул исәптән инглиз телен өйрәтүгә кирәгеннән артык игътибар бирәбездер, мөгаен. Бу, бер яктан, аңлашыла һәм кирәк тә, әмма әгәр миннән балаларыгыз татар телен беләме-юкмы дип сорасагыз: «Һичшиксез, белә», - дип җавап бирәчәкмен. Телне белү зур өстенлек ул», - дип искәртте Айрат Фәррахов.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр