ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Җәмгыять

Быел Татарстанда туристлар агымы 3 миллионга җитәр дип көтелә

2 ноябрь 2017, 15:19 , Фото: Ильнар Тухбатов

Быел Татарстанда туристлар агымы 3 миллионга җитәр дип көтелә Сергей Иванов фикеренчә, Visit to Tatarstan брендын булдыру күпсанлы туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Быел Татарстанда туристлар агымы 3 миллионга җитәр дип көтелә. Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов KAZAN TOURISM FORUMның пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Иванов билгеләп үткәнчә, шул рәвешле үсешне фаразларга мөмкин: узган елда Татарстанга 2 миллион 900 мең кеше килгән.

«Узган елда Татарстанда 2 миллион 900 мең турист булып киткән, быел бу сан 3 миллионга җитәр дип көтелә. Әлбәттә, бер яктан, бу безне куандыра, Татарстанның туристлык тармагы әлеге юнәлештә зур эшчәнлек алып бара. Шул ук вакытта, без 5, 10, 15 һәм 25 елдан соң туризм базарында ничек көндәшлеккә сәләтле һәм кызыклы булачагыбызны аңларга тиеш», - дип ассызыклады Сергей Иванов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр