ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутатлары ветераннар госпиталендә һәм Халыкара сервис көллиятендә булды

1 ноябрь 2017, 19:14

Дәүләт Думасы депутатлары ветераннар госпиталендә һәм Халыкара сервис көллиятендә булды Ярослав Нилов төрле яшьтәге кешеләрнең тулы үсеше өчен булдырылган шартлар сыйфатын канәгатьләнерлек, дип бәяләде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Думасы депутатлары – Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары Татарстан башкаласында социаль объектларда булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче объект - сугыш ветераннары госпиталендә булдылар. Алар Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм госпитальнең баш табибы Рамил Мөхәмәтдинов белән бергә дәвалау, тернәкләндерү һәм тренажер залларын карадылар, учреждение пациентлары һәм медицина хезмәткәрләре белән аралаштылар.

Аннары Россия парламентарийлары Халыкара сервис көллиятендә өлкән яшьтәге кешеләргә яңа һөнәр бирү программасын чынга ашыру барышы белән таныштылар.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Ярослав Нилов журналистларга биргән интервьюсында төрле яшьтәге кешеләрнең тулы үсеше өчен булдырылган шартлар сыйфатын канәгатьләнерлек, дип бәяләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр