ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Хәвеф-хәтәр

Җир сатарга теләгән хатын-кыз акчасыз калган

1 ноябрь 2017, 18:08

Җир сатарга теләгән хатын-кыз акчасыз калган Зыян күрүче Казанның Авиатөзелеш районында бакчачылык ширкәтендә җир кишәрлеге сату турында белдерү урнаштырган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Начар ниятле затлар 62 яшьлек казанлының бөтен акчасына хуҗа булганнар. Матди зыян 100 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче 27 октябрьдә полициягә гариза язган. Ул Казанның Авиатөзелеш районында бакчачылык ширкәтендә җир кишәрлеге сату турында белдерү урнаштырганлыгы турында сөйләгән. Сатып алырга теләүче элемтәгә чыккан һәм банк картасы номерын сораган. Хатын-кыз карта номерын әйткән, аннары “ялган сатып алучы” акча счетка күчкәнлеген тикшерү өчен банкомат аша берничә операция эшләргә кушкан.

Зыян күрүче шалтыраткан кешенең барлык шартларын үтәгән һәм билгесез абонент номерына акча күчергән. Нәтиҗәдә счетта булган бөтен акчасыннан колак каккан.

“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр