ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Прокуратура Татарстанда тынычлык һәм даимилекне какшату белән шөгыльләнә - политолог

30 октябрь 2017, 19:49 , Фото: vk.com/aysinruslan

Прокуратура Татарстанда тынычлык һәм даимилекне какшату белән шөгыльләнә - политолог 25 ел дәвамында татар телен укыту мәсьәләләре берәүне дә борчымады, ди Руслан Айсин.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Прокуратура ноябрь башыннан мәктәпләрдә дәрес планнарын үзгәртеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кыскартып, яңа уку планын гамәлгә ашыруны таләп итте.

Политолог, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин фикеренчә, прокуратура үз эше белән шөгыльләнми.

"Прокуратура Татарстан Республикасында тынычлык һәм даимилекне какшату белән шөгыльләнә. Чөнки 25 ел дәвамында бу мәсьәләләр берәүне дә борчымады. Хәзер исә таяк тыгып бутый башладылар", - диде ул "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында.

Искәртеп узабыз: Татарстанда татар теле һәм әдәбияты дәресләре тирәсендә бәхәс Россия Президенты Владимир Путинның берәүне дә мәҗбүриләп башка тел өйрәтергә хокукы юк, дигән сүзләреннән соң купты.

Кемдер бу фикерне хупласа, икенче берәүләр 170 тән артык милләт яшәгән Татарстанда милләтара низаг чыгаруга каршы.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр