ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Татар матбугаты

Бәхәсләшеп батыр калмыйлар – "Ватаным Татарстан" газетасы

28 октябрь 2017, 17:23 , Фото: Ильнар Тухбатов

Бәхәсләшеп батыр калмыйлар – Хөкемдарларны гаепләү – дө­рес түгел, ди көрәш чемпионы Радик Сәләхов.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Алинә Юнысова). Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгының көрәш бәйгесе узды. Ике көн дәвам иткән турнирның командалар ярышын Зәй егетләре отты. Аларның бу уңышына иң зур өлеш керткән көрәшчеләрнең берсе – ике тапкыр Россия, өч мәртәбә Татарстан чемпионы Радик Сәләхов. "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе аның белән ул әле батыр калганчы ук әңгәмә корырга өлгергән.

– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үт­кәрелгән ярыш белән көрәш сезонына старт бирелде. Быел үзе­гезгә нинди өмет­ләр баглыйсыз?

– Өметләр зурдан, әлбәттә. Иң мөһиме – имгәнмәскә. Узган ел кулымны авырттырдым һәм Авыл ху­җалыгы министрлыгы бәйгесен­дә катнаша алмадым. Җиңел түгел. Чөнки элек 90 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган булсам, хәзер 130лар арасында бил алышам. Аңлашыла инде, мондый кискен күчештән соң ныклы әзер­лек кирәк.

– Җиңүләр арасында җи­ңелү­ләр дә була. Хаталарыңны ничек тө­зәтәсең?

– Алты яшьтән көрәш белән шөгыльләнәм һәм бил алышу минем өчен хобби гына түгел. Профессиональ яктан үсәргә тырышам. Шушы чорда ялгышларда булды, әмма аларны төзәтеп барырга тырышам. Җәй айларында Сабантуйларында көрәштем. Сүз уңаеннан, быел алтынчы мәртәбә районның баш батыры булып танылдым. Рәсми ярыш булмаса да, Сабан туйларында да җиңү җиңел бирелми. Шул рәвешле зур турнирларга да әзерләнәбез. Республика күләмен­дәге бәйгеләрдә исә төп көндәш­ләрем дип Муса Галләмов, Фердинанд Вәлиев, Фәрхәт Фәйзуллинны саныйм. Егетләр барысы да көчле. Курку хисе булса да, аны күрсәт­мәскә кирәк. Келәмгә чыккансың икән, көрәшергә тиешсең.

– Мондый ярышларда еш кына бәхәсләр килеп чыга. Хө­кем­дарларны гаепләүчеләр дә шактый. Сәбәбе нидә?

– Хөкемдарларны гаепләү – дө­рес түгел. Бәхәс тумасын өчен бары тик чиста, матур алымнар белән көрәшергә кирәк. Җиңелгәнсең икән, моны кабул итәргә генә кала, димәк, хата җибәргәнмен, нәрсәне­дер эшләп бетермәгәнмен дигән нәтиҗәләр ясарга тиешсең. Яшермим, минем дә хөкемдарлар белән килешмәгән очраклар булды. Тик моның белән бернигә дә иреш­мисең. Көрәштә шулай инде, төрле хәлләр килеп чыга. Гаепне башта үзеңнән эзләргә кирәк.

– Авыл хуҗалыгы министр­лыгы бәйгесе шәһәр командаларыннан башка узды. Шуңа күрә кайбер егетләр, калада яшәсә­ләр дә, авыл районнары өчен бил алыша. Бу гаделме?

– Бер яктан, шәһәр көрәш­челәренең район данын яклап бил алышулары дөрес тә түгел кебек. Ни дисәң дә, осталык һәм әзерлек дәрәҗәсе аерыла. Әмма профессиональ көрәшченең дә үзен күрсә­тәсе, келәмгә чыгасы килә, билгеле. Шуңа күрә барысы да нинди мөм­кинлек бар – шуннан файдаланырга тырыша. Сүз уңаеннан, күптән түгел Әлмәткә күченсәм дә, ярышларда Зәй данын яклауны дәвам итәчәкмен.

– Тиздән бирегә, ягъни “Ак Барс” көрәш сараена, Татарстан чемпионатына да киләсегез була әле...

– Әлбәттә, бу зур ярышка ки­лергә дип торабыз. Әзерлек күптән бара. Татарстан Чемпионатын отып, Россиянекенә катнашуны максат итеп куйдым. Җиңел булмаячак. Чөнки Россия Чемпионатында минем категория юк. Беренчесе икен­чесенә караганда авыррак дию­ләре дә дөрес. Чөнки иң көчле егетләр бездә яши. Башкаларны безнекеләр белән чагыштыруы авыррак. Ләкин алар да җиңелергә теләми.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр