ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Җәмгыять

Төрки дөнья вәкилләре Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсенә карашларын белдерә

28 октябрь 2017, 10:03

Төрки дөнья вәкилләре Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсенә карашларын белдерә Алар барысы да татарча белә һәм татар теле хокукларын яклый.

(Истанбул, 28 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Соңгы вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар теле укыту мәсьәләсе тирәсендәге вакыйгаларны дөнья татарлары гына түгел, төрки дөнья да борчылып күзәтте, моның милли низагка әйләнеп китүеннән курыкты. Кардәшләр Татарстандагы вакыйгаларга битараф түгел. Бу җәһәттән, үзе татар булмаган, ләкин теге яки бу сәбәп белән татарча өйрәнгән төрки дөнья галимнәре һәм аспирантура укучылары “Татар-информ”га тел мәсьәләсе буенча фикерләрен белдерде.

Исмәгыйл Түркоглу, Төркиянең Мимар Синан университеты галиме, тарих фәннәре докторы, татар телен гыйльми эшчәнлек өчен өйрәнгән, беренче фәнни хезмәте Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә багышланган: “Тел тирәсендәге вазгыятьне күзәтеп барам. Татарча өйрәнү русларга милләт буларак юк булу куркынычы тудырмый, киресенчә, ике телле халык булырлар. Ә менә татарларның ана телләрен өйрәнмәүләре руслашуларына сәбәп була, милләт юкка чыга. Татарстандагы мәктәпләрдә татар теленең тулы канлы өйрәтелүе, укытылуы татар халкының киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында болай да ана телен белмәүчеләр күп. Әгәр Татарстанның үзендә дә татар теле тиешле дәрәҗәдә укытылмаса, туган телен белүчеләрнең саны көннән-көн кимер һәм татар теле яшәүдән туктар. Бу көнгә чаклы татарчаның исән калуы аның мәктәпләрдә укытылуына бәйле. Татарстан, Россия Федерациясе Конституциясе буенча, мөстәкыйль дәүләт. Аның ике дәүләт теле бар, берсе – татар теле. Ул тулы канлы тел буларак кулланылырга, яшәтелергә, сакланырга хокуклы.

Хөсәен Акбаш, Әгәй университеты консерваториясендә укучы сәнгать әһеле: “Мин татарчаны үзлегемнән өйрәндем. Тел – теге яки бу мәдәниятнең ачкычы, диләр. Мине татар мәдәнияте үзенә җәлеп итте. Аны якыннан таныйсым, өйрәнәсем килде. Әлбәттә, интернет киңлекләрендә татарлар белән бәйле рус яки инглиз телләрендә чыганаклар табып була, фәкать алар аркылы татар мәдәниятен тулысынча аңлап булмый. Шуңа күрә, мин татарча өйрәнергә карар кылдым. Татарстандагы вазгыятьне укып, күзәтеп барам. Тел тирәсендә барган күңелсез хәбәрләр мине бик борчыды. Дәүләт теленең ихтыяри укытылуга калдырылуы яки татар теленең изелүе кануннарга, кеше хокукларына каршы килә. Татарстан – татар халкының ватаны. Татар милләтен туган телдә белем алудан мәхрүм итү яки өлешчә булса да, киртәләр чыгару – җинаятькә тиң. Еллар буенча төрле халыкларның аңлашып, дуслык эчендә яшәгән бу төбәккә милли низаглар килешми. Мин, шәхсән, мондый хәлләргә каршы. Йөрәгендә “Татарстан” дигән мәхәббәт йөртүче һәркем күңелсезлекләрне булдырмас өчен кулыннан килгәнне эшләргә тиеш.

Мостафа Өнәр, Әгәй университеты галиме, филология фәннәре докторы, татар телен фәнни эшчәнлек өчен өйрәнгән, тәүге гыйльми хезмәте Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган: “Мин, әлбәттә, тел тирәсендә куерган вакыйгаларны хәвефләнеп күзәтәм. Бүгенге көннең актуаль сәясәтенә кагылышлы фикерләр бәян итү минем өчен һәм бик авыр. Хезмәтләремне академик кысалар эчендә тотам, тел һәм тарих фәннәре тармакларын бер якка куеп, сәясәткә кереп китү кыен. Быел мин татар мәдәнияте һәм татар теле белән бәйле ике хезмәт бастырдым. Аның берсе Татарстандагы “Казан утлары” журналының 7 нче санында дөнья күрде. Ул “Тарихтагы татар сурәте турында язмалар” дип атала. Икенчесе – “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” дигән әсәрем “Academia.edu” интернет сәхифәсенә урнаштырылган. Аларда татар халкына, теленә кагылышлы фикерләрем чагылыш тапкан”.

Искәртер узабыз: профессор Мостафа Өнәрнең “Тарихтагы татар сурәте турында язмалар” мәкаләсендә шундый юллар бар: “Финляндиядән Америкага кадәр дөньяның төрле почмагында оешкан татар җәмгыятьләре үзләренең эшчәнлекләре белән, диаспора вәкилләре исә һәр төрле тирәлектә яшәргә, чит телләр өйрәнергә, яңалыкларны үз итәргә хәзер торучанлыклары белән уңай татар сурәтен яшәтә киләләр. Күптелле һәм күпмилләтле тирәлектә яшәүче Татарстан Җөмһүрияте исә уңай татар сурәтенең ватаны булып мәңгелеккә калачак”.

Хәтиҗә Ширин Усәр, Әгәй университеты төрек теле һәм әдәбияты факультеты борынгы төрек теле кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы. Татар телен фәнни эш өчен өйрәнгән, студент вакытта Һади Такташ әсәрләрен тәрҗемә итүе билгеле: “Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту язмышы мондый күңелсез төсмер алмаска тиеш иде. Башбаштаклык бу. Татар милләте йөз еллар буенча үз телен, милли үзенчәлеген сакларга тырышып яшәгән. Бүген дә шулай. Заманында татарча белү горурлык булган. Гомумән, күп телләр белү беркайчан беркемнең башын авырттырмаган. Татарстанда яшәүче һәркем күптеллелекнең кадерен белсен”.

Жазира Ташматова, Әгәй университеты Төрки дөнья тикшеренүләре институты аспиранты, милләте буенча казах: “Мине гел татар кызларына охшаталар. Бу хәл миндә татарлар белән кызыксыну уятты. Шуңа күрә интернет аркылы үзлегемнән татарча өйрәнә башладым. Туган телем казахча белән татарча кыпчак телләре төркеменә керә, уртаклык күп. Татар телен яратып өйрәндем. Әлбәттә, Татарстанда мәктәп программасындагы телләр тирәсендә барган вакыйгалар игътибарымнан читтә калмады. Минемчә, һәркем яши торган иленең теленә, диненә, мәдәниятенә хөрмәт күрсәтергә тиеш. Бит әле кеше хокукы дигән әйбер дә бар. Туган телдә белем алу хокукын беркемнең чикләргә хакы юк. Тел – теге яки бу милләтнең хәтере һәм паспорты. Бүгенге көн шартларында яшь буын ни чаклы күп тел белсә, шул чаклы отышлы. Гомумән, күп телләр белү ерак дәверләрдән бирле шәхесләргә өстенлек казандырган. Моннан чыгып, мин Татарстан мәктәпләрендә татар теленең мәҗбүри укытылуын хуплыйм. Бу хәл ул төбәкнең милли телен саклап калуга хезмәт итсә, анда яшәүче башка халыкларның мәдәниятен баетуга, зыялылыкларын арттыруга һәм милләтләр, диннәр арасы хушкүрәчәнлекне булдыруга сәбәп була. Телләр – илнең бизәге, киләчәк буыннарга аларны бөтен байлыгы белән җиткерү насыйп булсын”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр