ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Татар дөньясы

Удмуртиядә XVIII “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” узачак

27 октябрь 2017, 21:45

Удмуртиядә XVIII “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” узачак “Быел без кунакларыбызны бәйрәмне яңача уздыру белән сөендермәкче булабыз”, - ди оештыручылар.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 28 октябрьдә Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә “Чәкчәк party” халыкара яшьләр акциясе нигезендә “Чәкчәк бәйрәме – Баллы гаилә” исемле чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараның координаторы Рушана Саттарова хәбәр итте.

“Бу чара безнең инде 8 тапкыр уздырыла. Әмма килгән кунакларыбызны быел яңа формат белән сөендермәкче булабыз. Бәйрәмебездә барлыгы 4 гаилә сынаулар үтәчәк. Катнашучылар визиткага һәм иҗади бәйгегә әзерләнеп килергә тиеш. Шулай ук һәр гаилә үзенең чәкчәген тәкъдим итәчәк”, - дип сөйләде Рушана Саттарова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр