ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Татар дөньясы

Милли тәрбия, телгә өйрәтү гаиләдә башлана - Искәндәр Гыйләҗев

25 октябрь 2017, 14:33 , Фото: Салават Камалетдинов

Милли тәрбия, телгә өйрәтү гаиләдә башлана - Искәндәр Гыйләҗев Телне гаиләдә сакларга кирәк. Әмма моңа бары тик гаилә генә җаваплы дигән сүз түгел, дигән фикердә тарихчы.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). "Телне гаиләдә сакларга кирәк. Әмма моңа бары тик гаилә генә җаваплы дигән сүз түгел. Гаилә космоста яисә ниндидер утрауда яшәми бит. Ул җәмгыятьтә яши", - дигән фикер җиткерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

"Гаилә җәмгыятьтәге бөтен булган агымнарны, булган тенденцияләрне бик яхшы аңлый һәм җәмгыять кая барганын күрә. Шуңа күрә монда бары тик гаилә генә җаваплы, дип кайтарып калдырырга кирәкми. Әлбәттә, бөтен нәрсә гаиләдән, ата-ана җаваплылыгыннан башланырга тиеш. Мәсәлән, мин үзем шәхсән шулай эшлим, яисә минем туганнарым, якын дусларым шулай эшли. Милли тәрбия, телгә өйрәтү гаиләдә башлана" - дип нәтиҗә ясады ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр