ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Татар дөньясы

Эстрада җырчылары татар телен яклап акция уздыра

24 октябрь 2017, 14:35

Эстрада җырчылары татар телен яклап акция уздыра Артистлар Бауман урамында “Туган тел” җырын башкарырга һәм татар теле хакында сөйләшергә җыена.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген, 24 октябрьдә, татар эстрадасы артистлары татар телен саклау максатында флешмоб уздыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Фирдүс Тямаев хәбәр итте.

Җырчы әйтүенчә, алар Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы” янында бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарырга җыена. Шулай ук алар татар теленең киләчәге хакында сөйләшергә дә телиләр.

Чарада егермеләп артист, шул исәптән Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә Нигъмәтуллина, Фирдүс Тямаев һәм башка җырчылар катнашачак.

Флешмоб 20.00 сәгатьтә башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр