ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Рәсми Татарстан

Татарстан-Америка катализаторлар җитештерү заводы «Алабуга» зонасында урнашырга мөмкин

24 октябрь 2017, 07:13 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан-Америка катализаторлар җитештерү заводы «Алабуга» зонасында урнашырга мөмкин Татарстан Президенты Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән әлеге килешү турында сөйләште.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатлары Техас штаты Хьюстонга эш сәфәре кысаларында Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Очрашу Хьюстонда Univation Technologies компаниясенең штаб-квартирасында узды.

Яклар киләчәктә, аерым алганда, Univation Technologies компаниясе һәм «Казаноргсинтез» җәмгыяте арасында озак сроклы стратегик хезмәттәшлек турында бүген имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Univation Technologies – республиканың күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Univation Technologies компаниясенең «Казаноргсинтез» предприятиесе белән проектлары Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан тулысынча хупланачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул Татарстанда Univation Technologies компаниясенең катализаторлар җитештерүен ачу мөмкинлеген җентекләп карарга тәкъдим итте, бу да бүгенге килешүдә билгеләнгән. Җитештерүне урнаштыру мәйданчыкларының берсе итеп «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясе күзаллана – монда инвесторлар өчен салым преференцияләре һәм барлык шартлар булдырылган.

Махсус икътисадый зонаның барлык мөмкинлекләре турында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде.

Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли бу мәсьәлә буенча махсус эш төркеме төзергә тәкъдим итте.

«Тирәнрәк интеграция безгә озак сроклы хезмәттәшлек турында сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Җитештерү булу мәсьәләсе – бу киләчәгебезгә өмет дигән сүз, инвестицион проектлар һәрвакыт кыйбатлы була, бу хезмәттәшлек ике як өчен дә кирәк». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр