ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр

Хәвеф-хәтәр

Әтнә районында караклар саны арткан

23 октябрь 2017, 03:00

Әтнә районында караклар саны арткан Шулай ук мошенниклык очраклары белән бәйле закон бозулар да ешайган.

(Әтнә, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Соңгы арада район халкы арасында урлашу кебек начар гадәт белән шөгыльләнүчеләр саны артуы күзәтелә, дип яза җирле басма.

Тикшерүче Марат Әмиров сүзләренә караганда, бүгенге көндә өч урлашу очрагы буенча тикшерү эшләре алып барыла. Аның берсе эш кораллары урлау белән бәйле булса, ике эш күмәк хуҗалык милкен урлашу белән бәйле. Мәсәлән, хуҗалыкларның берсендә каравылчы булмау сәбәпле, фермадан ике бозау урлаганнар. Шулай ук мошенниклык очраклары белән бәйле закон бозулар да ешайган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр