ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Спорт

Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов

22 октябрь 2017, 20:58 , Фото: Ильнар Тухбатов

Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" командасы баш тренеры уеннан канәгать калуын җиткерде.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Магнитогорскиның “Металлург” хоккейчыларына каршы уңышлы уеннан соң (4:0) “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов әлеге матчка карата үз бәясен бирде.

“Бүген яхшы хоккей булды. Ике команда да зур теләк белән уйнады. Уен миңа бик ошады”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренердан яшь һөҗүмче Никита Язьковның уены турында да сорадылар. Ул икенче уен рәттән гол кертә.

“Яхшы уйнавы – яхшы. Теләге зур, уены барып чыгуы да сөендерә”, – диде тренер уенчы турында.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Ак Барс” хоккейчылары үз бозында Магнитогорскиның “Металлург” командасын отты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр