ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

КФУны тәмамлаган туташ Татарстанны халыкара “Җир шары гүзәле” бәйгесендә тәкъдим итә

22 октябрь 2017, 16:54

Бәйге 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уза, анда 60лап туташ катнаша.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Казан федераль университетын тәмамлаган 26 яшьлек Гүзәл Шәйхетдинова халыкара “Җир шары гүзәле” бәйгесендә Албаниядә һәм Италиядә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Бәйге 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уза, анда 60лап туташ катнаша.

“Җир шары гүзәле” бәйгесе тарихы 1925 елга, Истанбулда шул исемдәге беренче матурлык бәйгесенә барып тоташа. Соңгы елларда бәйге Албаниядә уза.

Россияне ике туташ тәкъдим итә: берсе аның Себердән, икенчесе Новочебоксарскидан.

“Җир шары гүзәле” титулын дәгъвалаучы кызлар жюри каршына милли киемнәрдән, коену һәм кичке күлмәкләрдән чыгачак, талантлар бәйгесендә осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Гүзәл Шәйхетдинова үзе иҗат иткән рок жанрындагы җырны башкарачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр