ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Хәвеф-хәтәр

Азнакай районында, өч машина бәрелешү аркасында, ике кеше зыян күргән

22 октябрь 2017, 16:38 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Азнакай районында, өч машина бәрелешү аркасында, ике кеше зыян күргән Юл-транспорт һәлакәте Азнакай – Бөгелмә юлының 2нче километрында булган.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Азнакай районында өч машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә Азнакай – Бөгелмә юлының 2нче километрында 49 яшьлек ир-ат идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле, руль артында 43 яшьлек ир-ат булган “Фольксваген Поло” һәм 54 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "Лада Калина” машиналары бәрелешүләре турында хәбәр алынган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында, зыян күргән ике кеше хастаханәгә озатылган.

Урынга 87нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп, янгын чыкмасын өчен автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр