ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар
Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак

Мәдәният

Лениногорск халык театры премьерага һәм юбилейга әзерләнә

22 октябрь 2017, 23:00

Лениногорск халык театры премьерага һәм юбилейга әзерләнә Лениногорскидагы Рәшит Шиһап исемендәге халык театры оешуга быел – 60 ел.

(Лениногорск, 22 октябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”).Лениногорск халык театрының бу көннәрдә вакыты тыгыз: зур юбилейга әзерләнә, яраткан тамашачысына премьера да әзерли, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Лениногорскидагы Рәшит Шиһап исемендәге халык театры оешуга быел – 60 ел. Шушы вакыт эчендә күпме спектакль куелып, халыкны рухи яктан баеткан, яңадан-яңа сәләтле артистлар сәхнәгә аяк баскан, гастрольләрдә йөреп, күпме озын юллар үтелгән. Театрның баш режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина әйтүенчә, театрда җанын-тәнен биреп эшләүче артистлар гына әсәрне тулаем тамашачыга ачып бирә ала. Ул үзе дә 50 елдан артык театрда эшли, ул аның икенче өенә әйләнде инде.

Бай тарихлы театрның юбилеен Мәдәният сараенда, 25 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Ул көнне артистлар “Әни исе” дигән премьера тәкъдим итәчәк. Әлеге премьера да өч буын артистлары катнаша. Мәдинә Сафиуллина, Рафис Сөләйманов, Флера Тәхаува кебек таныш артистлар белән беррәттән яңа исем – яшьләрне дә күрәчәкбез: Язгөл Хаева, Нияз Гәрәев. Театрның 60 еллыгына багышланган кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Рәшит Шиһап исемендәге халык театрына яңа уңышлар теләп калабыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр