ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Татар дөньясы

"Урман күле" форумы делегатлары Рушан хәзрәт Аббясов белән очрашты

22 октябрь 2017, 16:02

Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары яшьләрнең бергә җыелуын үсү мөмкинчелеге дип атады.

(Мәскәү, 22 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәүдә өлкәсендә узган "Урман күле" форумының соңгы көннәрендә делегатлар Мәскәү Җәмигъ мәчетендә "Урман күле" Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов белән очрашты.

Рушан хәзрәт чыгышын башлаганчы делегатларны Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе җиңүчесе Оятуло Зарифи сәламләде.

"Безнең Ислам динебездә "хәрәкәттә бәрәкәт" дигән гыйбарә бар. Без хәрәкәт итәбез икән, Аллаһ безгә бәрәкәтен бирә. Җәмгыятьтә берләшкән вакытларда кеше үсә ала", - дип Рушан хәзрәт "Урман күле" форумы делегатларына аларның бергә җыелуның әһәмиятен аңлатты.

Шулай ук Рушан хәзрәт Аббясов делегатларга кешенең Аллаһ тарафыннан ике бурычыбыз булуын әйтте. Ул - дини һәм дөньяви фәннәрне өйрәнү.

"Аллаһ алдында безнең ике бурычыбыз бар. Галимнәр дә аның белән килешә. Беренчесе аның шәхси - Аллаһны тану, динне өйрәнү. Икенчесе аның җәмгыяви бурычларыбыз, дөньяви фәннәрне өйрәнү",- диде хәзрәт.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр