ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

Кукмара районындагы Манзарас буасында киң колачлы эш бара

22 октябрь 2017, 19:00

Кукмара районындагы Манзарас буасында киң колачлы эш бара Әлеге киң масштаблы эшнең заказчысы - республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.

(Кукмара, 22 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Кукмара төбәгендә катамараннарда яки су чаңгысында йөрүегезне бүгенге көндә күз алдына да китерә алмыйсыздыр әле, әйеме? Әмма берничә елдан, ә бәлки, киләсе елда ук теләге булган һәркем Оштырма елгасы киңлекләрендә спортның әлеге төре белән шөгыльләнел, ял итә алыр дип көтелә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Һәм бу планны тормышка ашыру буенча Манзарас буасында бүгенге көндә киң колачлы эш бара. Дөрес, биредә хәзергә эшнең "кара өлеше" генә күренә әле: куәтле экскаваторлар җирне актара, аны КамАЗларга төйиләр, бер урында кран нидер күтәрә, эретеп ябыштыручыларның торба кисүләреннән күзләр камаша, әзер бетон белән яр буйлары ныгытыла. Кыскасы, буа мәйданчыгы кырмыска оясын хәтерләтә: без барганда биредә 30 лап кеше, 16 төр техника эшли иде.

Мәйданчык дип кенә әйтү дөреслеккә туры да килеп бетмәс. Манзарас буасын капиталь төзекләндерү барлыгы сигез гектардан артык мәйданны били. Бу эшкә генераль подрядчик - Саба ПМК-"Мелиорация" оешмасы быелның 18 августында керешкән булган. Хәзерге вакытта алар суның буага сыешып бетмәячәк өлеше агу өчен торбалар урнаштыру, яр буеның бер өлешен ныгыту белән мәшгуль. Ә төзелешнең субподрядчигы "ИП Галимуллин" Самара өлкәсенең Гали авылыннан ук килгән. Хәзергә әлеге оешма егетләре Манзарас буасына коючы Оштырма елгасының агым юнәлешен үзгәртәләр - яр буендагы туфракны, ләмне алып, аны башка урынга салалар. Сүз уңаеннан, тора-бара әлеге балчыкның бер өлешен шәһәр урамнарын төзекләндерү өчен дә файдаланырга планлаштырыла икән.

- Эш күләме, чыннан да, зур, - дип килешә Саба ПМК-"Мелиорация" мастеры Рафис Әхмәтшин. - Без һәрнәрсәне тиешле таләпләргә туры китереп башкарабыз. Самаралылар үзләренә тапшырылган эшнең 40 процентын үтәделәр инде. Ә аннан соң без, буадан башлап, Сабантуй мәйданчыгына чыга торган күпергә кадәр булган ярны (ул барлыгы 1300 метрны тәшкил итә, төзекләндерү эшенә керешәчәкбез). Ике яклап үскән агачларны кисәсе, яңа күпер ясыйсы бар. Манзарас буасының биеклеге 3 метр, иң киң урыны 300 метр булачак дип көтелә.

Оштырма елгасы хәзергә киң түгел әле, аның киңлеген 200 метрга кадәр җиткерү бурыч итеп куелган. Димәк, язма башында әйтеп үткәнемчә, теләге булган кукмаралылар өчен су өслеге менә дигән ял итү урыны булачак.

Буа булгач, әлбәттә, биредә эссе җәй көннәрендә кояшта кызыну, йөзү өчен пляж өлеше дә эшләнәчәк. Ул шулай ук тиешле стандартларга туры китереп эшләнелә, бу урынга елга комы түшәлгәнче аслыгына геотекстиль дигән материал салачаклар икән.

Әлеге киң масштаблы эшнең заказчысы - республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Аларның вәкилләре даими рәвештә биредә булып, эшнең сыйфатын тикшереп торалар. Төзүчеләр объектны инде декабрь аенда тапшырырга планлаштыралар, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр