ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Хәвеф-хәтәр

Чистай районында булган юл һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше хастаханәдә, берсе авыр хәлдә

22 октябрь 2017, 14:38

Кичә кич Александровка бистәсе янында туристлар автобусы юл кырыена төшеп киткән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күкрүчеләрнең алтысы хастаханәдә кала, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Аларның берсе авыр хәлдә, өч пассажирның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле канәгатьләнерлек.

Искәртеп үтик, “Татар-информ” кичә кич Александровка бистәсе янында Удмуртия номерлары белән булган “Сетра” туристик автобусы юл кырыена төшеп киткәнлеген хәбәр иткән иде. Автобуста туристлар Самарадан Сарапулга кайта торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 12 кеше хастаханәгә озатылган булган. Алты зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр