ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Татар дөньясы

Туган телен белмәгән татарлар да татар телен саклап калырга тырыша - Радик Мусин

22 октябрь 2017, 13:12

Туган телен белмәгән татарлар да татар телен саклап калырга тырыша - Радик Мусин Мин читкә киткәч, татарлыкны сагына һәм урамда, метрода йөргәндә татар йөзләрен эзли башладым, ди Мәскәү өлкәсендә узган "Урман күле" форумы делегаты.

(Мәскәү, 22 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенәң Дмитров районында беренче тапкыр "Урман күле" яшьләр форумы уза. Форум делегаты Радик Мусин "Татар-информ" хәбәрчесенә читтә булган татарларга "Урман күле" кебек форумнар җитмәве турында әйтте.

"Мин үз авылымда яшәгәндә, татарлыкның нәрсә икәнлеген аңламый идем. Татарлар арасында татар мохитендә үскәндә ул сизелми. Соңыннан Санкт-Петербург шәһәренә күченгәч, анда бер-ике ел яшәгәч, мин татарлыкны сагына һәм урамда, метрода йөргәндә, татар йөзләрен эзли башладым. Шулай эзли торгач, юллар ачылды һәм мин төрле татар чаралары оештыручыларын таптым, Казан форумнары белән кызыксына башладым. Мәскәү өлкәсендә уза торган бу форум минем өчен зур ачыш булды. Бөтендөньядагы татарларны бергә җыеп, бер урында тәҗрибә туплый алу мөмкинчелеге алга атларга ярдәм итә", - диде ул.

"Форум делегатларының күбесе туган телен камил яки гомумән белми, әмма алар татар телен саклап калырга һәм мәдәниятне өйрәнергә тырыша. Белмим, андый теләк каян туадыр, бәлки ул аларның күңелләрендәдер", - дип сөйләде Радик.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр