ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Татар дөньясы

"Урман күле" форумы делегаты Наилә Айдуллина: Бер генә кеше күпне эшли алмый

22 октябрь 2017, 11:03

Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән 40ка якын татар яшьләре "Урман күле" форумына җыелды.

(Мәскәү, 22 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында беренче тапкыр "Урман күле" яшьләр форумы уза. Форум делегаты Наилә Айдуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә хис-кичерешләрен сөйләп китте.

"Мондый форумнарда татар яшьләре бер-берсе белән аралаша. Ул, беренче чиратта, шул ягы белән кирәкле дип саныйм. Минем ял көннерем яңа дуслар янында узды. Спикерларның да дәрәҗәсе югары, аларга иярәсе килә. Шулай ук Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә дә барачакбыз. Мин инде күптәннән анда булырга теләгән идем", - диде ул.

Наилә милли проблемаларны бер генә кеше чишә алмый дип саный, шуңа ул татарларны, ә бигрәк тә яшьләрне бергә туплый торган форумнар күбрәк булырга тиеш дип саный.

"Форумда күп кенә проектлар тәкъдим иттеләр. Без татарларның милли проблемаларын чишү юлларын эзләдек. Монда килгәнче милләтебезнең ассимиляцияләнә икәнлеген алай ук аңламый идем. Бу мәсьәләдә киңәшләшеп эш алып барырга кирәк. Бер генә кеше күпне эшли алмый", - диде "Урман күле" форумы делегаты.

Наилә Айдуллина моннан 4 ел элек Түбән Новгород өлкәсеннән Мәскәүгә укырга килә. Ә Түбән Новгородта аларның гаиләләре XVII гасырда ук төпләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр