ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Мәдәният

Мөмкинлекләр чиклелеге сәнгатьтә барьер була алмый – Гөлүсә Шаһбан

22 октябрь 2017, 10:18

Мөмкинлекләр чиклелеге сәнгатьтә барьер була алмый – Гөлүсә Шаһбан Закир Шаһбан Төркиядә узган Халыкара барьерсыз сәнгать фестиваленнән кайтты.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан Төркиянең Мәрсин каласында үткәрелгән I Халыкара барьерсыз сәнгать фестиваленнән кайтты. Ул анда оештыручыларның махсус чакыруы буенча хатыны Гөлүсә Шаһбан белән бергә барган.

Мәгълүмат өчен. I Халыкара барьерсыз сәнгать фестивале Төркиянең Мәрсин шәһәрендә 11-15 октябрь көннәрендә үтте. Бу фестиваль уналты илдән килгән мөмкинлекләре чикле һәм төрле яктан талантлы булган кешеләрне үзенә туплаган. Фестиваль Мәрсин шәһәре мэры Борһанетдин Ходжамаз инициативасы белән оештырылган.

“Закир фестивальдә Татарстан байрагы астында чыгыш ясады. Ул үз программасыннан эстрада җырларын башкарды. Тамашачы бик яратып кабул итте, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә Шаһбан. - Әлеге фестивальдә Россиядән җырчы Юлия Самойлова, «Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужниковлар катнашты. Мәрсин фестиваленә мөмкинлекләре чикләнгән булса да, көчле рухлы кешеләр җыйналган иде”.

Куллары булмагач, аягы белән гитара уйнаучы Америкадан Марк Гоффени турында, ишетмәүчеләрдән төзелгән биючеләр ансамбле турында сокланып сөйләде Гөлүсә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр ясаган рәсемнәрдән күргәзмәләр оештырылганлыгын әйтте.

“Мондый фестивальләр бик кирәк. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләрендә генә түгел, аларның якыннарында да өмет уята. Алайса күпме кеше үз проблемалары белән ялгыз калып, депрессиягә китә. Мондый кайгыртучанлыкны күрү рухны ныгыта, күңелне күтәрә, иҗатка илһам бирә. Фестиваль концертында мэр үзе ахырга кадәр утырды, бөтен чыгышларны кызыксынып карады”, - ди ул.

“Һәр ил вәкиленә аерым машина беркетелгән, шунлыктан фестиваль программасыннан тыш буш вакыт та күңелле итеп оештырылган иде, - дип дәвам итә Гөлүсә Шаһбан. - Кешенең нинди халәттә булуына карамастан, һәр кунакка игътибар һәм ихтирам тойдык. Мондый караш кеше күңелендә киләчәккә өмет уята, үзен җәмгыятькә кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Фестивальдә катнашкан һәрбер кунак өчен чын күңелемнән шатландым. Бер-беребезгә игътибарны югалтмасак иде. Кешегә кайчагында бәхет өчен аз да җитә”, - ди Гөлүсә Шаһбан. - Фестиваль яшәр өчен, иҗади үрләр яулар өчен, изгелек кылар өчен беркемгә дә, бернинди дә киртәләр юк икәнлеген раслады. Без киләсе елда кабатланачак Барьерсыз фестиваленә дә чакырулы".

Мәгълүмат өчен. Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан тумышы белән Новосибирски өлкәсендәге татар авылыннан. Тумыштан ук күзләре күрми торган егет Татарстанда «Татар жыры-95» халыкара фестивалендә лауреат булганнан соң таныла, сигез ел “Заман” төркеме солисты булып торганнан соң, үз төркеме белән эшли башлый. 2016 елда Закир Шаһбан 50 яшьлек юбилеен уздырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр