ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Җәмгыять

Азнакайга Төркия эшмәкәрләре килде

22 октябрь 2017, 08:00

Азнакайга Төркия эшмәкәрләре килде Үзара эшлекле сөйләшү барышында Азнакайда, ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре каралды.

(Азнакай, 22 октябрь, "Татар-информ",  “Маяк”). “Татарстан Төркиядуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фатклисламов озатуында Төркиянең башкаласы Анкара эшмәкәре Үзгүр Шәншар Азнакайда булды, дип яза җирле басма.

Төркия делегациясен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте.

Үзара эшлекле сөйләшү барышында Азнакайда, ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре каралды.

– Бездә эш башлау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Буш торган биналарыбыз да,сәнәгать мәйданчыклары да бар. Бүгенге сөйләшү дә сүздә генә калмасын иде, – диде Марсель Шәйдуллин кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Үзгүр Шәншар киләчәктә бездә кирпеч заводы ачарга теләге барлыгын белдерде.

– Сорау булган очракта, җитештерүне тагын да киңәйтеп җибәрү күздә тотыла, – ди эшмәкәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр