ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Татар дөньясы

Рифат Зарипов: Һәр артист туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә тиеш

21 октябрь 2017, 18:15 , Фото: vk.com/id91019089

Рифат Зарипов: Һәр артист туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә тиеш Популяр артист сәхнә әһелләрен татар теленең язмышы өчен аеруча җаваплылык тоеп эшләргә чакыра.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ). “Бүген безнең артистлар, сәхнә кешеләре татар теленең язмышы өчен аеруча җаваплылык тоеп эшләргә тиеш”, - ди татар эстрадасының популяр артисты Рифат Зарипов. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә: “Концертларда мәзәк сөйләп, җырладык, шаярдык та киттек түгел, һәр артистка туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә кирәк”.

Рифат Зарипов Татарстан районнарында, Россиянең татарлар гомер кичергән күп кенә төбәкләрендә даими чыгышлар ясап тора. Хәзерге вакытта да аның гастрольләр чоры. “Татарларның көнкүреше, милли тормышы белән кызыксынып торам. Соңгы вакытта татар теле тирәсендә бәхәс куера башлады, татар теле нигә кирәк дип сорау куялар, аны мәктәпләрдә укытуны туктату турында сөйлиләр. Мин бу күренешләргә каршы. Татар телен өйдә өйрәнү дә җитә диләр. Ләкин аның бөтен матурлыгын, байлыгын, нинди зур рухи көч икәнен мәктәптә укыганда, китапханәләр эшләп торганда, китаплар укыганда гына аңлыйсың”, - ди ул.

Җырчы һәм юмор остасы булып танылган Рифат Зарипов тумышы белән Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылыннан. “Мин рус районында туып үстем. Безнең районда өч кенә татар авылы бар иде. Шуңа да карамастан, татар телен камил беләм. Ул миңа башка телләрне үзләштерергә комачауламады. Әгәр дә син татар булып тугансың икән, ана телеңне белергә тиешсең. Югыйсә, бу – үзеңне, әти-әниеңне, туган телеңне хөрмәт итмәү була”, - дигән фикердә тора артист.

Ул үзенең балаларын да татар мәктәбендә укытырга хыяллана. “Әлегә кызыма 2 яшь кенә. Безнең йорт янында татар балалар бакчасы бар, шунда язылдык. Ә аннан соң татар гимназиясенә укырга бирергә уйлыйм. Без үзебезнең татарлыктан, туган телебездән оялырга тиеш түгел”, - диде Рифат Зарипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр