ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Икътисад, Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов: Безне төрек бизнесының проектларын Татарстанда җәелдерүе кызыксындыра

21 октябрь 2017, 17:25 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов: Безне төрек бизнесының проектларын Татарстанда җәелдерүе кызыксындыра Татарстан Президенты сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең утырышында катнашты.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең 15нче утырышында катнашты. Чараны комиссиянең Россия һәм Төркия өлеше рәисләре – Россия энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов, утырышның киңәйтелгән өлешендә чыгыш ясап, Александр Новакка әлеге утырыш өчен Казанны сайлауларына рәхмәт белдерде.

"Без бу чараны шатланып кабул итәбез. Үз ягыбыздан ул югары дәрәҗәдә узсын өчен бөтен булганнын да эшлибез. Комиссия утырышы алга таба Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итәчәгенә ышанам", – диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Төркия – республиканың эре партнерларының берсе. Күп кенә төрек компанияләре төбәккә акча инвестицияли, финансның гомуми күләме 2 миллиард АКШ долларын тәшкил итә.

"Агымдагы елда "ТАИФ-НК" комплексын эшләтеп җибәрү планнаштырыла. Ул авыр калдыкларны тирән эшкәртү өчен кирәк. Комплексның төзелешендә генераль подрядчы буларак "Гемонт" компаниясе катнаша, – дип искәртте ул. – Без Төркиянең эре сәнәгать зоналарының берсе булган "Гебзем” белән хезмәттәшлек итәбез. Аның якын арада Зөя мультимодаль комплексын үстерү буенча оператор булачагына ышанам. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәрендә Sunrise City күпфункцияле сәүдә-офис комплексы булдырылган, аны "Хәят Холдинг" компаниясе инвестицияләде.

Республика лидеры белдергәнчә, Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек итү өлкәсе күптөрле, ул үз эченә энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, туризм һәм башка тармакларны ала.

"Безгә булган икътисадый потенциалны файдалы хезмәттәшлек өчен активрак файдаланырга кирәк. Без төрек бизнесының республикада үз проектларын җәелдерүе белән кызыксынабыз, моның өчен кирәкле шартлар булдырырга әзер, – дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең утырыш нәтиҗәләре буенча Казанда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү өлкәсендә берничә карар кабул ителде. Аларның берсе илгә төрек помидорларын чикләүдән соң кабат кертә башлауга кагыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр