ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Фән һәм мәгариф

КФУда рус, татар телләренә һәм чит телләргә багышланган "Фән кичәсе" уздырылды

21 октябрь 2017, 16:49

КФУда рус, татар телләренә һәм чит телләргә багышланган Быелның ахырына кадәр математика һәм табигый фәннәр буенча да берничә "Фән кичәсе" үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 21 октябрь. "Татр-информ, Зилә Мөбәрәкшина). 19 октябрь көнне КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Перекресток семи наук” дип исемләнгән "Фән кичәсе" булып узды.

“Перекресток семи наук” дип аталган кичә Телләр һәм мәдәниятләр Халыкара саммиты кысаларында үткәрелде. Тыңлаучылар арасында уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, гомумән, шәһәр халкы һәм форумның кунаклары булды. Аларның һәммәсен дә КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, саммитның АКШ һәм Чувашстан катнашучылары сәламләде.

“PRO Наука в КФУ” – Казан федераль университетының зур проекты булып санала. Белем бирү өлкәсенә караган цикллар ел саен үткәрелеп килә, һәр кичә төрле темага багышлана. Беренче чиратта, әлеге проект аң-белем таратуга юнәлдерелгән. Бу барлык чорга да хас, университет гыйлем бирү белән шөгыльләнергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Данис Нургалиев.

Проректорның сүзләренә караганда, быелның ахырына кадәр математика һәм табигый фәннәр буенча да берничә "Фән кичәсе" үткәрү планлаштырыла, бигрәк тә математик профильгә басым ясалачак. 1 декабрь көнне КФУда Н.И.Лобачевский исемендәге Халыкара математика премиясе тапшырылуы көтелә.

19 октябрьдәге "Фән кичәсе"нең программасы Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан уку корпусында үтте, ул дүрт тематик мәйданчыкка бүленде: “Рус теле һәм рус әдәбияты”, “Татар теле һәм татар әдәбияты”, “Чит ил телләре һәм чит ил әдәбияты”, “Чит тел буларак рус теле”. Лекцияләрдән кала, мәйданчыкларда кызыклы квестлар, интерактив уеннар узды.

“Татар теле һәм татар әдәбияты” аудиториясендә  татар теле һәм әдәбиятының төрле аспектларын яктырткан һәм фәнни яңалыкларга бай булган, гамәли кулланылыш өчен дә мөһим саналган докладлар укылды. “Бу проблемалар буенча дөньякүләм танылган галимнәрне чакырдык. Алар арасында безнең яраткан укытучыбыз, остазыбыз, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов”, - дип игълан итте беренче лекторны Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова. Галим Казан университетында тюркология мәктәбенең барлыкка килүе һәм аның гомуми эшчәнлеге турында сөйләп үтте. “Казан университетында тюркология мәктәбе шактый тирән эз калдырган, без аның традицияләрен дәвам итәргә бурычлы. Моны үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Хатыйп Миңнегулов.

Алга таба бөтен дөньяда дан тоткан, “Ана теле” онлайн-мәктәбенең контентын төзүдә җитәкчелек иткән һәм бүгенге көндә дә аның эшен алып баручы, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова чыгыш ясады. Билегеле булганча, башка телләрдән – инглиз, кытай теленнән кала – андый онлайн мәктәпләр юк. “Бүгенге көндә телләрне саклап калу, аларны укыту һәм дөньяга таныту – иң зур проблемаларның берсе. Шул максатларны истә тотып, татар телен башка буыннарга тапшыру, дөнья буйлап сибелгән татар халкына татар телен өйрәнү мөмкинлекләрен булдыру өчен, 2013 елда ТР Президенты кушуы буенча “Ана теле” дип исемләнгән онлайн-мәктәп булдырылды. Ул инглиз телен өйрәнү методикасына нигезләнеп эшләнгән. Әлеге мәктәптә бары тик ун мең кеше генә теркәлә ала, ә теркәлүчеләр арасында Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче кешеләр бар.Татар телен өйрәнү белән татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә кызыксына. Бүгенге көндә алдынгы технологияләрне куллану – заман таләбе. Әгәр дәрес кызык үтсә, укытучы бөтен җанын биреп эшләсә, кешенең телне өйрәнүгә карата уңай мөнәсәбәте барлыкка килә. Сез – булачак укытучылар – дәресләрдә заманча технологияләрне кулланып, татар телен кызыклы итеп укыта алсагыз, телебез яшәр!” - дип сөйләде Кадрия Фәтхуллова.

Казан университетында, татар дөньясында үзенең тирән эзен калдырган, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының бишеге булган “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә. Бу түгәрәкнең тарихы, аның хәзерге торышы турында сөйләргә түгәрәкнең җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Халисә Ширмән килде. Чыгыш иң элек Разил Вәлиев иҗатына багышланган шигырьләр белән башланды. “Бүгенге көндә шагыйрь кем ул? Бу сорауга шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның сүзләрен китерәсем килә: “Шагыйрь – ул искиткеч нечкә, моңлы һәм гарип күңелле, тиз җәрәхәтләнүчән, кагылсаң уалырга гына торган нәзберек җан. Шул ук вакытта ул - үзенең рухы, сүзе белән арысланнан да гайрәтле, хакимнән дә көчлерәк бер зат”. Беләсездер, һөнәрләр реестрында язучы дигән һөнәр юк. Язучылык, шагыйрьлек – иҗтимагый эш кенә түгел, ул, беренче чиратта, күңел таләбе. “Әллүки” – бишек җырыннан башлана. Без “Әллүки” түгәрәген шагыйрьләр бишеге дип атыйбыз, монда бары тик шигырь язучы гына күз алдында тотылмый. Әгәр шагыйрьлек кешенең канында булмаса, ул иҗат итә алмас иде.

1944 елда татар бүлеге ачылганнан соң, әдәби түгәрәк оеша. Ул озак еллар исемсез йөри. 1960 елларда Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт түгәрәккә “Әллүки” дигән исем бирә. “Әллүки”гә мин үзем дә йөргән идем. Әдәби түгәрәккә йөрүчеләр “минем кебек фикер йөртүчеләр, мине дә аңлый алырлык кешеләр бар икән” дигән уй белән яши. Бер-береңнең иҗатын күрү, бәя бирә белү нәкъ шушы әдәби берләшмәдә башкарыла. Шуны да әйтергә кирәк, әдәби түгәрәккә йөргән кешеләр Язучылар берлегенең 70-90 процентын тәшкил итә. “Әллүки” Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Фәйрүзә Мөслимова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, яшьләр арасыннан – Ленар Шәех, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим, Айсылу Имамиева һ.б. бик күп язучыларны үстереп, аларга канат биргән”, - дип таныштырып үтте Халисә Ширмән. Шулай ук яшь әллүкичеләр үзләре язган иҗат җимешләрен дә яңгыратты.

Олы буынның яшь буынга белем биреп, аның һәм фәнни, һәм гамәли эшчәнлеген күрсәтә торган бер дәлил – яшьләр арасында танылып килгән “Гыйлем” проектының җитәкчесе Айдар Шәйхин. Ул кызыклы фикерләре белән уртаклашты һәм Һарри Поттерның “Фәлсәфә ташы” әсәренең татарчага тәрҗемәсе турында сөйләде. “Гыйлем” – татар телендә фәнне популярлаштыруга багышланган проект. Бүгенге көндә безнең сайтта 200дән артык уникаль материал тупланган. Шулай ук без иске имляда язылган татар дәреслекләрен кирил графикасына күчерү белән дә шөгыльләнәбез. Анда биология, химия, психология, математика, география кебек фәннәр үсеш алган. Бер яктан уйласак, “нәрсәгә кирәк инде бу” дип уйларга мөмкин. Игътибар белән карасагыз, хәзер татар дискуссияләрендә күбесе “татар телен өйрәнүнең мәгънәсе юк, чөнки татар телендә язылган фән дә юк” диләр, хәтта аерым кешеләр татар телендә дәреслекләр барлыгын да белми. Йөз ел элек тә химия, анатомия дәреслекләре булган, дип әйтәсем килә.

“Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы” быелның 19 августында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Тәрҗемә эше ярты ел тирәсе барды. Моның өчен без махсус команда тупладык, ул 13 кешедән, бер корректордан һәм бер дизайнердан торды. Барыбызны да бер критерий берләштерде – Һарри Поттер дөньясына гашыйк булу, шушы дөньяны яхшы белү. Китапның электрон вариантын безнең сайттан укырга мөмкин. Хәзерге көндә “Һарри Поттер һәм серләр бүлмәсе” дип исемләнгән икенче китапны тәрҗемә итәбез, ул 2018 елга әзер булачак”, - дип планнары белән уртакаклашты Айдар Шәйхин.
"Фән кичәсе" дәвамында музыкаль кунак бүлмәсе эшләде, анда дөньядагы төрле халыкларның музыкаль әсәрләре яңгырады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр