ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Мәдәният

Кәрим Тинчурин театры артисты Илгизәр Хәсәнов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

21 октябрь 2017, 18:00

Кәрим Тинчурин театры артисты Илгизәр Хәсәнов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Спектакль алдыннан театр музеенда юбилярның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Кичә, 20 октябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Спектакль алдыннан театр музеенда юбилярның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды. Бу хакта, театрның матбугат хезмәтенә сылтама биреп, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бу кичтә Илгизәр Хәсәновны гомер бәйрәме белән яраткан хезмәттәшләре — Тинчурин театры коллективы, шулай ук якташлары, курсташлары, дуслары, туганнары тәбрикләде.

«Илгизәр безнең театрга 80нче елларда яшь егет булып килеп кергән иде. Шул чорда без аның белән И.Юзеев әсәрләре буенча куелган “Онытылмас бәет”, “Кыр казлары артыннан” спектакльләрендә бергә уйнадык. Әле бүген дә сәхнәгә бергә чыгып уйныйбыз. Кайчан карасаң да, Илгизәрнең эше – роль өйрәнүдә. Ул үз эшенә, һөнәренә бирелгән, театр өчен яши торган чын шәхес. Коллективыбыз Илгизәрне бик ярата», — дип билгеләп үтте Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Күпсанлы котлау сүзләреннән соң, бәйрәм Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» бенефис-спектакле белән дәвам итте. Төп рольне Илгизәр Хәсәнов үзе башкарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр