ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар
Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак

Икътисад, Сәясәт

1 ноябрьгә 50 мең тонна Төркия помидорын китерү турында карар кабул ителгән

21 октябрь 2017, 16:24 , Фото: Рамиль Гали

1 ноябрьгә 50 мең тонна Төркия помидорын китерү турында карар кабул ителгән Бу килешүгә хөкүмәтара Россия-Төркия комиссиясенең Казанда үткән утырышында ирешелгән.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Россия белән Төркия агымдагы елның 1 ноябренә 50 мең тонна помидор китерү турында килештеләр. Әлеге мәгълүматны Россиянең энергетика министры Александр Новак 15нче катнаш хөкүмәтара Россия-Төркия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек комиссиясенең Казанда узган утырышында хәбәр итте.

"Без шулай ук сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенә кагылышлы киртәләрне бетерү мәсьәләләрен карадык. Барлык кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару буенча эшне дәвам иттерергә килештек", — диде Новак.

Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи үз чиратында билгеләп үткәнчә, киләчәктә хезмәттәшлекне мөмкин булган бөтен чикләүләрне юк итүгә юнәлтергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия, безнең очкыч бәреп төшерелгәннән соң Төркиягә карата кайбер икътисади чикләүләр кертте. 2017 елның май аенда, помидор кертүдән кала, барлык чикләүләр бетерелгән иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр