ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Спорт

Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан катнашучылары баскетболда отты

21 октябрь 2017, 14:06 , Фото: Алексей Анисимов

Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан катнашучылары баскетболда отты Республика баскетболчылары җиңү пьедесталына өч тапкыр менде.

(Сочи, 21 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстанның "Академия" командасы 4х4 форматында баскетбол турниры җиңүчесе булды. Ярыш Сочидагы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең спорт программасы кысаларында узды.

Финал матчында татарстанлылар "Белая гвардия" командасын отты. Ул Төмән һәм Белгород шәһәр уенчыларының җыелмасыннан торды. Өченче урын – шулай ук республикабыз уенчылары белән көч сынашкан "Шваренко" командасында.

Шул рәвешле, татарстанлылар фестивальнең баскетбол ярышларында дүрт медаль яулады – 2х2 турнирында Татарстан делегатлары "көмеш" һәм "бронза", ә 4х4 турнирында "алтын" һәм "бронза" медальләренә ия булды.

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентларның фестивале Сочида 14 октябрьдә старт алды һәм 22 октябрьдә тәмамланачак. Анда дөньяның 180 иленнән якынча 20 мең кеше катнаша. Элегрәк Россия әлеге форумның ике тапкыр 1957 һәм 1985 елларда хуҗасы булды. Татарстанны бу фестивальдә 200 делегат һәм 180 волонтер тәкъдим итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр