ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Татар дөньясы

Мәскәүдә "Урман күле" яшьләр форумының рәсми ачылышы булды

21 октябрь 2017, 12:01

Мәскәүдә Максатыбыз - актив яшьләрне татарча проектлар белән кызыксындыру, татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын үстерү, ди оештыручылар.

(Мәскәү, 21 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында “Урман күле” исемле татар яшьләре форумының рәсми ачылыш тантанасы булды. Ачылышта Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мохтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров һәм проектның авторы Римма Гомәрова делегатларны сәламләде һәм форумның татар яшьләрен берләштерә торган бер мәйдан булырга тиешлеген белдерделәр.

Ачылыш тантанасында бер-берең белән танышу зур әһәмияткә ия булды, чөнки форумга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре генә түгел, ә Казан, Екатеринбург, Төмән, Пенза кебек шәһәрләрдән делегатлар килгән. Бу - форумның Мәскәү татарларына гына түгел, ә барлык татарларга да ачык мәйдан икәнлеген күрсәтә.

Танышудан соң оештыручылар төп бурычларны гамәлгә ашыруга - татар яшьләренең лидерлык сәләтләрен ачу, арттыру һәм җитәкче булырга өйрәтү эшчәнлегенә күчте.

"Заманча" продюсерлык үзәге, 20 еллык тарихында 450 мең тамашачыны кабул итеп, Мәскәүдә хәзерге көндә 100 җырчы белән хезмәттәшлек итә торган  иң зур оешма. "Заманча" продюсерлык үзәген оештыручыларның берсе Рәсимә Вәлитова һәм генераль директор Ринат Вәлитов үзәкнең хәзерге дәрәҗәгә ничек җитүе хакында сөйләделәр.

"20 елдан артык эшчәнлек вакытында безнең - чыгымлы да, эшне ташлыйсы килгән көннәр дә булды. Бу вакытта хәлиткеч рольне тамашачы үзе уйнады. Аларның концерттан соң рәхмәт әйтүләре безне алга этәрде, көч бирде", - дип сөйләде Рәсимә Вәлитова.

Форум Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Россия мөфтиләр шурасы ярдәмендә уздырыла.

Катнашучыларны ике көнлек якыннан аралашу, проектлар күргәзмәсе, төбәкләрдәге социаль проектлар белән танышу, бизнес-уеннар, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча остаханәләр, күренекле бизнес, сәясәт һәм сәнгать вәкилләре белән очрашу көтә. Ахырда — Мәскәү үзәгендәге Җәмигъ мәчетенә экскурсия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә кагылышлы татар тарихы буенча лекторийлар оештырыла.

Форумга спикер буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, эшмәкәр Вячеслав Ганиев, "Заманча" продюсерлык үзәге генераль директоры Ринат Вәлитов һәм ул үзәкне оештыручыларның берсе Рәсимә Вәлитова, "Газиз гаилә" театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинова, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һ.б чакырулы. Шулай ук "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов "Татар проектларын социаль челтәрләрдә таныту" темасына тренинг үткәрәчәк.

Проектның авторы Римма Гомәрова “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның максатларын атап китте.

“Форум әле беренче генә тапкыр уздырыла. Аның максаты - актив яшьләрне татарча проектлар белән кызыксындыру, татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын үстерү”, - диде Римма Гомәрова.

Форумга теркәлү “Урман күле”нең рәсми сайтында барды. Форумда барлыгы 40 ка якын делегат һәм 10 спикер катнаша. Оештыручылар, шаяртып, иң яшь катнашучы дип 1 яшьлек Надирәне атый. Ул әнисе белән барлык чараларда диярлек катнашып бара, киләчәктә "Урман күле" күленең традицияләрен дәвам итеп, чын татар кызы булып үсәргә әзерләнә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр