ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

Нияз хәзрәт Сабиров: Баруди – Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәге

21 октябрь 2017, 10:21

Нияз хәзрәт Сабиров: Баруди – Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәге Кичә Әлмәттә татар дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудины искә алдылар.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә татар дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Баруди елы кысаларында шәһәр һәм район имамнары, белем бирү, мәдәният оешмалары вәкилләре, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе укытучылары һәм студентлары катнашында чара узды, дип яза «Альметьевский вестник».

Абдрахманов Йорты хезмәткәрләре концерт программасы, кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Кунаклар татар милли ризыкларыннан һәм үлән чәйләреннән авыз итә алган, шулай ук бавырсак әзерләү серләренә өйрәнде.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле Нияз хәзрәт Сабиров Галимҗан Барудиның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган документаль фильмны күрсәтү алдыннан: «Безнең халыкның бөек мәгърифәтчеләре турында яшьләргә сөйләү бик мөһим. Алар милли тел югалмасын, гореф-гадәтләр һәм кешеләрнең күңелләрендә дин саклансын өчен тырышкан. Баруди – Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәге. Ул  татарлар белемле һәм югары рухи кыйммәтләргә ия халык булсын өчен, чын күңелдән барысын да эшләгән», - дип белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр