ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Мәдәният

Төркиядә «Алтын Әфлисун» Халыкара кинофестивале уздырыла

21 октябрь 2017, 09:56

Төркиядә «Алтын Әфлисун» Халыкара кинофестивале уздырыла «Алтын Әфлисун» - ел саен күп илләрдән йөзгә якын кино төшерүче һәм кино сөючеләрне җыя торган зур чара, быелгысы 21 октябрьдә башланып китә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). «Алтын Әфлисун» Халыкара кинофестивале (Uluslararası Antalya Altın Portakal Film Festivali) – Азиядә иң өлкән һәм танылган фестивальләрдән һәм төрек кинематографында иң әһәмиятле вакыйгалардан санала. Бу хакта calendar.ru истәлекле көннәр сайты яза.

Фестиваль Антальяның Мәдәният һәм сәнгать фонды тарафыннан шәһәр мэры ярдәме белән оештырыла. "Төркия Оскары" дип йөртелә торган бу фестиваль гадәттә ел саен сентябрь – октябрьдә атна дәвамында үткәрелә. Беренче «Алтын Әфлисун» кинофестивале1964 елда узган. Аның төп бурычы - төрек кинематографына ярдәм итү һәм үстерү, милли фильм җитештерүчеләрне бүләкләү һәм төрек киносын дөнья дәрәҗәсенә чыгару. 1978 елда фестиваль халыкара статусын алган.

Бүгенге көндә «Алтын Әфлисун» ел саен күп илләрдән йөзгә якын кино төшерүчене һәм кино сөючеләрне җыя торган зур чарага әйләнде. Аның кысаларында танылган һәм яшь режиссерларның 150гә якын эше күрсәтелә.

Жюри "Иң яхшы фильм", "Иң яхшы режиссёр", "Иң яхшы сценарий", "Иң яхшы музыка", "Иң яхшы актриса", "Иң яхшы актёр", "Иң яхшы камера операторы", "Иң яхшы нәфис фильм режиссёры" һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгели. Шулай ук фестивальдә жюриның берничә махсус һәм Евразия киносы тәнкыйтьчеләренең бүләкләре тапшырыла.

Чара кысаларында танылган ржиссерлар белән мастер-класслар, күренекле кешеләр белән очрашулар, төрле күргәзмә һәм концертлар оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр